Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Башкалада «Казанда көзге МАРШ» архитектура воркшопы нәтиҗәләре буенча проектларның финал презентациясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан  Республикасы Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман катнашты.

Чаллының «Нур» яшьләр үзәге дә архитектура воркшоп объектлары исемлегенә керде. Проектларны тәкъдир итүдә шәһәр мэры Наил Мәһдиев, архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы Илмир Исхаков, идарә башлыгы урынбасары, яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рәсим Хафизов һәм яшьләр үзәге директоры Полина Трянина катнашты.

Архитекторлар «Нур» яшьләр үзәген «Шәһәр инновацияләре инкубаторы»на әйләндерергә, анда шәһәр яшьләрен берләштерергә, яңа аудиторияне җәлеп итәргә, бина тирәсендә уңайлы мохит булдырырга, үзәкне икътисади рентабельле итәргә һәм районны активлаштырырга тәкъдим итәләр. Команда яшьләр үзәге өчен яңа исем уйлап тапкан – 1/02, ул үзәк урнашкан комплексның номерын чагылдыра.

Үзәкнең тәкъдим ителгән программасы биш юнәлешкә бүленгән: медиа, диджитал, сәламәт яшәү рәвеше, коммуникацияләр һәм шәһәр активы. Функциональ зоналаштыру активистлар һәм хезмәткәрләр бер-берсе белән үзара хезмәттәшлек итү өчен билгеләнгән. Үзәкнең бина һәм ишегалды каршындагы мәйданын берләштерү каралган. Иң мөһиме ачык кунак бүлмәсе булачак – ул барлык төркем кулланучыларны берләштерәчәк. Студияләр, коворкинг, күп функцияле киңлекләр (күргәзмәләр һәм лекцияләр өчен), фитнес һәм бию заллары, концерт залы, администрация кабинетлары төзү планлаштырыла.

Воркшоп кысаларында архитекторлар социомәдәни объектлар белән идарә итү өлкәсендәге белгечләр җитәкчелегендә Татарстанның төрле шәһәрләрендә мәдәният йортлары, яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары һәм сәламәтләндерү лагерьларының архитектур концепциясен эшләделәр. Мондый хезмәттәшлекнең инициаторы – Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы. Воркшопны оештыручылар: Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды, МАРШ архитектура мәктәбе.

Пәнҗешәмбе, 18 октябрь 2018, 12:34