Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Шөрхидә Кашап кызы Тмерханова 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итә.

Шөрхидә Кашап кызы ТАССРның Мөслим районы Вәрәшбаш авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Ачлык башлангач кечкенә яшеннән үк гаиләсе белән Уралга Чиләбе өлкәсенә күченә, шунда сигез сыйныф тәмамлый. Сугыш вакытында шырпы фабрикасында, ашханәдә эшли. 1953 елда кияүгә чыга, бәхетле гаиләдә уллары Рамил туа.

Гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә 1973 елда күчеп киләләр, ире КАМАЗда, цех башлыгы урынбасары булып эшли. Шөрхидә Кашап кызы гомере буе хисапчы булып хезмәт куя.  «Дуслык»  ресторанында баш хисапчы булып эшләп пенсиягә чыга.

Шөрхидә Кашап кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен»  медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Альмөхәммәтова һәм Автозавод районы ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская котлады.

Чәршәмбе, 10 октябрь 2018, 10:43