Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалада «Укучы Чаллы» әдәби иҗат бәйгесе старт ала. «Шатлык» яшьләр үзәгендә «Укучы Чаллы» әдәби иҗат конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Проект берничә юнәлешне үз эченә ала: «Укучы шәһәр» (катнашучылар сәхнәдән яраткан авторларының шигырь юлларын яки үзләре иҗат иткән әсәрләрен укый ала); «Мин укырга тәкъдим итәм» (катнашучылар үзләре яраткан китапларын укырга тәкъдим итәләр); «Әдәби дуэль» (номинациядә катнашучылар арасында тәкъдим ителгән әдәби темаларга дискуссияләр, дебатлар үткәрелә).

«Укучы шәһәр» проектының беренче туры 23 октябрьдә узачак. Конкурс шартлары  белән «Шатлык» яшьләр үзәге сайтында танышырга һәм шунда ук гариза формасын тутырырга мөмкин: http://mc-shatlyk.ru/startuet-priyom-zayavok-na-otkrytyy-kon/.

Җомга, 19 октябрь 2018, 11:33