Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Волейбол җәмәгатьчелеге, Яр Чаллы шәһәре волейбол активистлары һәм ветераннары инициативасы белән шәһәр һәм республика структуралары ярдәмендә "Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең волейбол федерациясе" җирле иҗтимагый оешмасын төзү һәм теркәү буенча оештыру җыелышы узды.

Иҗтимагый совет структурасында– балалар, ир-атлар, хатын-кызлар, студентлар, пляж, ветераннар волейболы һәм судьялар комитеты. Массакүләм, һәвәскәр, профессиональ юнәлешне үстерү, судьялар һәм тренерлар составына ярдәм итү, мәгълүмати эш алып бару, киләчәктә универсаль - мавыктыргыч волейбол үзәге булдыру буенча бурычлар куелды. Физик культура һәм спорт идарәсе белән тыгыз хезмәттәшлектә Волейбол федерациясе Чаллы шәһәрендә волейбол буенча эшне координацияләргә планлаштыра.

Яр Чаллы шәһәренең волейбол федерациясе рәисе итеп бертавыштан «Союз-Регион» компанияләр төркеме генераль директоры Андрей Ляпунов сайланды.

Белешмәләр һәм тәкъдимнәр өчен телефон: 8 962 576 55 81.

Чәршәмбе, 10 октябрь 2018, 16:46