Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген шәһәр территориясен коелган яфраклардан һәм чүп-чардан чистарту буенча үткәрелгән чараларда 43 белем бирү учреждениесе катнашты. Урамнарны җыештыру һәм яшелләндерү эшләренә ТИҮ вәкилләре дә чыкты. Алар көче белән агач һәм куаклар утыртылды.

Тирә-як территорияне җыештыруда шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары да актив катнашты.

Җиңүнең 40 еллыгы урамын яшелләндерү эшләре дәвам итте. Анда каен, чыршы һәм каштан агачлары утыртылды. 

Бу эштә барлыгы 4600 кеше катнашты. 20 берәмлек техника җәлеп ителде, 120 га шәһәр территориясе чистартылды, 465 куб.м чүп-чар чыгарылды. 730 төп агач һәм куак утыртылды.

 Экологик чара барышында «Метро» сәүдә үзәге, «Инсайт» ТДҮ, «2/18» бизнес үзәге, «М-105», «Омега», «FOX» сәүдә үзәкләре, «Медстрой» ҖЧҖ, «Мангал Хаус» кафесы, 49 комплекстагы сантехника кибете, «Оранж фитнес» клубы, 2 нче балалар шәһәр сырхауханәсе, Ашыгыч медицина ярдәме станциясе, йогышлы авырулар хастаханәсе, «31 комплекс», «39 комплекс», «43 комплекс» ТИҮләре, 31, 39 һәм 43 нче комплексларда яшәүчеләр көче белән шәһәр территориясе тәртипкә китерелде.

Чәршәмбе, 10 октябрь 2018, 17:11