Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Машина төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чара узды. Тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова котлады.

«Бүген минем өчен, шәһәр җитәкчелеге исеменнән шәһәр һәм республиканың бюджетын барлыкка китерүче төп тармагы вәкилләренә рәхмәт сүзләре җиткерү зур дәрәҗә. Безнең шәһәрнең язмышы үзенчәлекле. КАМАЗ һәм яңа заманча, сәнәгать шәһәре төзелеше, Кама елгасы ярында шәһәр халкының артуын гына түгел, ә үсеш векторын да билгеләде», – диде үзенең сәламләү сүзендә Наил Мәһдиев. Ул  билгеләп үткәнчә, машина төзелеше тармагы ярдәмендә Чаллыны безнең республикада һәм илдә генә түгел, ә аннан читтә дә беләләр.

Наил Мәһдиев киңәшмәдә катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм сәнәгать өлкәсендәге казанышлары өчен бүләкләр тапшырды.

Бүләкләү тантанасыннан барлык фотоларны «ВКонтакте» челтәренең Администрация төркемендә карарга була.

Чәршәмбе, 10 октябрь 2018, 17:37