Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Нур» яшьләр үзәгендә «Сәламәт принцип» проектына старт бирелде. Чараның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Проект «Рух көче» интеллектуаль-күңел ачу уены белән башланды. Катнашучыларга – мәктәп укучыларына һәм студентларга уенның 13 этабын үтәргә туры килде. Ул спорт һәм интеллектуаль биремнәрдән торды. Уенда барлыгы сигез мәктәптән 25 команда, 11 урта махсус белем бирү йортыннан һәм автокаланың дүрт югары уку йортыннан 25 команда катнашты.

Проект кысаларында өч конкурс чарасы үткәрү планлаштырыла: «Сәламәт аккаунт» блогы, сәламәт яшәү рәвешен саклауга юнәлдерелгән листовкалар әзерләү конкурсы һәм «Сәламәт бал» бию марафоны. 

Пәнҗешәмбе, 11 октябрь 2018, 08:05