Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы 2018 елның 31 декабренә гамәлдә булган Россия Федерациясе законнары нигезендә, пенсия билгеләү өчен тиешле шартларга туры килә торган физик затлар өчен, милек салымнары буенча федераль ташламаларны саклау турында закон проектын карады һәм беренче укылышта кабул итте. Федераль закон проекты Россия Президенты тарафыннан кертелгән һәм хәзерге вакытта гамәлдә булган пенсия яше чикләрендә (хатын-кызлар өчен 55 һәм ир-атлар өчен 60 яшьтән) милек салымнары буенча ташламаларны саклауга юнәлдерелгән РФ Салым кодексына үзгәрешләр кертүне күздә тота.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина: «Бик дөрес һәм мөһим карар. Пенсия алучылар үз торакларына салымнан азат ителәчәк, бу гаиләләргә шактый җитди акча экономияләргә мөмкинлек бирәчәк. Ташлама шулай ук 6 сутый күләмендә җир кишәрлекләре өчен дә сакланып калачак».

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, закон проекты физик затларга өстәмә социаль гарантияләрне тәэмин итү өчен «Пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты белән бәйле рәвештә гражданнарның төрле категорияләре өчен, шул исәптән социаль пенсия билгеләнгән яки вакытыннан алда пенсиягә чыккан очракта да, пенсия яшен этаплап арттыру белән эшләнгән. Үзгәрешләр 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Чәршәмбе, 17 октябрь 2018, 10:00