Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары туган көне уңаеннан котлаулар кабул итә. Анастасия Федоровна Вороновага 100 яшь,  Вера Павловна Бутолинага 95 яшь тулды.

Анастасия Воронова Воронеж өлкәсенең Грибановский поселогында туа. Сугыш елларында Көньяк-Көнбатыш фронтында окоп казый, хәрби киемнәр юу хезмәтен башкара, фронт ашханәсендә эшли.

Анастасия Федоровна өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы һәм биш оныкчыгы бар. 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, «Жуков медале», «Фронтовик» билгесе, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Вера Павловна Бутолина Свердловск өлкәсенең Новая Ляля шәһәрендә туа. Бөек Ватан сугышы елларында Вера Павловна эвакуация госпиталендә санитарка булып эшләгән. Сугыштан соң пенсиягә чыкканчы икътисадчы булып эшли. Вера Павловна өч бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм биш оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Ветераннарга РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы адмиистрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлау хатлары тапшырылды. Котлауларга шәһәр Советы депутаты Эльдар Әминов та кушылды.

Пәнҗешәмбе, 11 октябрь 2018, 09:39