Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 74 ел тулуга багышланган «Йөзеп кил, хыялым корабы» дип исемләнгән шәһәр рәсем конкурсы игълан ителде.

Конкурста шәһәрнең яшьармия отрядлары вәкилләре катнаша. Ул ике яшь категориясендә үткәрелә: кече мәктәп яшендәгеләр – 10-12 яшь; яшүсмерләр – 13-16 яшь.

Конкурс эше акварель, карандаш, гуашь кулланып, А3 форматындагы ватман битендә башкарыла. Рәсемнәр төрле техникада ясалырга мөмкин. Һәр яшь армиячеләр отряды 3тән артык конкурс эшләрен тәкъдим итә. Бәяләү критерийлары: теманы ачу, бизәлеш эстетикасы.

Конкурста катнашу өчен гариза һәм иҗади эшләр (рәсемнәр) Ш. Усманов урамы, 35 йорт (40/04) адресы буенча («Юнармия» штабы, керү урыны аерым), дүшәмбе-җомга көннәрендә 10.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр «Вега» яшүсмерләр клубында кабул ителә. Эшләрне 2018 елның 12 октябреннән 22 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин.

Сишәмбе, 16 октябрь 2018, 12:49