Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Энергетик» мәдәният сараеның кече залында мәдәният тармагы ветераннарын тәбрикләүгә багышланган тантаналы чара узды. Тармакның мактаулы өлкән буын хезмәткәрләрен бәйрәм белән Башкарма комитетның мәдәният идарәсе башлыгы Эльвира Ногманова котлады. Традиция буенча лаеклы ветераннарны мәдәният өлкәсе Мактау китабына кертү, шулай ук ветераннар оешмасының иҗтимагый тормышында актив катнашкан өчен Рәхмәт хатлары тапшыру тантанасы булды.

Бәйрәм кунаклары өчен Татарстан Республикасының атказанган артисты Лилия Букеева һәм «Яран гөл» вокаль ансамбле чыгыш ясады. Чараны Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы Гөлзада Рзаева алып барды.

Кичә дәвамында ветераннар бер-берсе белән чәй табыны артында рәхәтләнеп аралаштылар, хатирәләре белән уртаклаштылар, җырладылар һәм биеделәр.

Пәнҗешәмбе, 11 октябрь 2018, 11:03