Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында «Буыннар хәтере» хәйрия фонды һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте вәкилләре, «Кызыл канәфер»  Бөтенроссия акциясе символларын таратучы Татарстан Республикасы волонтерлары белән очрашты. Очрашу кысаларында «Кызыл канәфер» акциясен үткәрү турында хисап һәм әлеге акциянең иң яхшы волонтерларын бүләкләү тәкъдим ителде. Символны таратуда актив катнашкан өчен Яр Чаллының «Җиңү волонтерлары» бүлекчәсе активистлары Динара Салихова һәм Адилә Хуҗина Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Акция нәтиҗәләре буенча Татарстан Россия Федерациясенең 63 регионы арасында 3 нче урынны алды һәм ветераннар өчен госпитальне төзекләндерүдә ярдәм итәчәк төбәкләр бишлегенә керде.

Пәнҗешәмбе, 11 октябрь 2018, 11:29