Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Яр Чаллы филиалы студентлары «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда беренче курстан бишенче курска кадәр 80 студент катнашты.

Чарада сәламәт мохит һәм бер-береңә уңай мөнәсәбәтләр булдыру аша яшьләрнең үз сәламәтлегенә карата җаваплылык формалаштыруга басым ясалды. Интеллектуаль уен төрле биремнәр һәм сорауларны үз эченә алды. Студентлар алты кешедән торган командаларда эшләде. Җанатарлар викторинада катнаштылар. Командалар эшен компетентлы жюри бәяләде.

Пәнҗешәмбе, 11 октябрь 2018, 11:59