Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

49нчы  кадет мәктәбе укучылары Комсомол районының Бөек Ватан сугышы ветераны Әзһәр Шакирҗан улы Шакирҗановка бардылар. Очрашу «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре ярдәме белән оештырылды.

 Ветеранны котлау шигырьләр уку һәм хикәяләр сөйләү, сугыш хатирәләрен яңарту белән үрелеп барды. Балаларны ветеранның шул дәһшәтле еллар турында сөйләве кызыксындырды. Алар киләчәктә дә Әзһәр Шакирҗан улы белән хат аша аралашып торырга сүз куештылар. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте.

Пәнҗешәмбе, 11 октябрь 2018, 14:00