Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Чудо-Дети» дәвалау педагогика үзәгендә «Бердәм Россия» фракциясенең киңәйтелгән җыелышы булды. Анда шәһәр мэры Наил Мәһдиев, муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Флера Андреева, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов, Сәяси совет әгъзалары, ТР Дәүләт Советы һәм Шәһәр Советы депутатлары катнашты.

Утырышта «Бердәм Россия» партиясенең «Чудо-Дети» проектын тормышка ашыру белән таныштылар.

«Безнең биредә җыелуыбыз үз вакытында сезнең белән бергә кабул иткән 30 проектның гамәлгә ашырылуын дәлилли. Безнең партия оешмасының эше – иң беренче чиратта, реаль эшләр, реаль проектлар», – диде мэр.

«Чудо-Дети» тернәкләндерү үзәге – Татарстанда аутист балалар өчен бердәнбер үзәк. Ул 2014 елдан бирле эшләп килә. 2017 елның июненнән башлап «Чудо-Дети» ГЭС бистәсендәге музыка мәктәбе бинасында эшчәнлек алып бара. Үзәккә әлеге бина Башкарма комитет тарафыннан бирелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аны төзекләндерү автокаланың Шәһәр Советы депутатлары акчасына башкарылды. Ремонтка барлыгы 12 миллион сум акча тотылды.

«Депутатларның өлеше бик зур булды. Шәһәр мэры Наил Гамбәрович, барлык дәрәҗәдәге депутатларның ярдәме булмаса, без боларны эшли алмас идек. Ремонт эшләре өчен 12 млн сумнан артык акча сарыф ителде. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, депутатлар үзәкнең матди-техник базасын булдыру гына түгел, мәгълүмати-методик яктан да финанс ярдәме күрсәттеләр. Шуның нәтиҗәсендә без  әлеге үзенчәлекле балаларга карата шәһәр халкының аерым мөнәсәбәтен булдырдык» ,- дип билгеләп үтте проектның координаторы, «Чудо-Дети» дәвалау педагогика үзәге» башкарма директоры Ася Кислова.

Утырыштан соң депутатлар 53 нче мәктәптә инклюзив белем бирү кабинетларын карап чыктылар.

Пәнҗешәмбе, 11 октябрь 2018, 18:15