Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда «Алтын крафт» декоратив-гамәли иҗат региональ конкурс-күргәзмәсе узачак. Конкурста катнашу өчен мәктәп укучылары, клубларда, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүче 7 яшьтән 18 яшькәчә балалар чакырыла.

Иҗади эшләр «Открытка», «Чигү», «Яндырып эшләү» «Агачтан кисеп ясау», «Пыялада рәсем», «Пэчворк техникасында панно», «Квиллинг техникасында панно», «Табигый материал кулланып панно әзерләү», «Оригиналь техникада башкару» номинацияләрендә тәкъдим ителә.

Эшләрне 26 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Нәтиҗәләр 16 ноябрьдә «Нур»  яшьләр үзәгендә ясалачак.


Конкурс турында монда укырга була.

Чәршәмбе, 24 октябрь 2018, 08:21