Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Россиянең бөек исемнәре» проекты старт алды, аның кысаларында Россиянең башка 45 аэропорты арасында булган Бигеш халыкара аэропортына, күренекле ватандашыбыз исеме биреләчәк.

«Россиянең бөек исемнәре» проекты гомуммилли конкурс форматында оештырылган, анда 45 аэропортка биреләчәк күренекле ватандашларның исемнәре сайлап алыначак. Проектны тормышка ашыру идеясе белән Рус география җәмгыяте, Россия тарихи җәмгыяте, Рус сүзлек җәмгыяте, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте чыкты, ә проектны тормышка ашыруны РФ Иҗтимагый палатасы координацияләячәк.

Бигештә Россиянең бөек кешеләре исемнәре бирелүчеләр исемлегенә кертү инициативасын уңай кабул иттеләр. Россиядә һава очкычларын күренекле кешеләрнең исемнәре белән атау традициясе Бигештә формалашып кына килә, бу проект ярдәмендә авиация һәм аэропортларга кызыксыну артачак дип өметләнәләр.

Мөмкин булган кандидатлар турындагы сорауга Бигеш аэропорты генераль директоры Сергей Романцов болай дип белдерде: «Россиянең бөек исемнәре» проекты гомуммилли конкурс форматында оештырылган. Без республика халкы инициатива күрсәтер һәм аэропортыбыз өчен исем сайлауда актив катнашыр дип өметләнәбез. Минемчә, лаеклы кандидатлар күп. Әйтик, Дмитрий Иванович Менделеев танылган рус галиме, аның хөрмәтенә Менделеевск шәһәре аталды. Бөтендөнья танылган рәссам Иван Иванович Шишкин Алабугада туып-үскән һәм язган.  Әгәр дә авиация белән бәйле шәхесләрне алсак, авиация тармагына зур өлеш керткән күренекле авиаконструктор Андрей Николаевич Туполев исеме туры килә».

Җомга, 12 октябрь 2018, 08:57