Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Горзеленхоз» һәм «Горкоммунхоз»  предприятиеләре көче белән «Трубный проезд»буйлап 100 төп миләш утыртылды, автомобиль юллары предприятиесе үз янәшәсендәге территорияне җыештырды. Халыклар дуслыгы проспектына 15 төп тирәк һәм өрәнге утыртылды.

Яр Чаллы шәһәр суды районында әлеге учреждение хезмәткәрләре тарафыннан, элек утыртылган каеннар янына юкә, алмагач һәм тагын каеннар өстәлде.

Татарстан урамы буенча «ПАД» МУП хезмәткәрләре белән студентлар газоннарны рәткә китерделәр.

«Челны хлеб», «Челны-холод» һәм «Школьное питание» хезмәткәрләре үз предприятиеләре янындагы территорияләрне җыештыруда актив катнаштылар. Шәһәр территориясен җыештыру һәм яшелләндерү эшләренә 300 дән артык кеше җәлеп ителде.

Җомга, 12 октябрь 2018, 09:39