Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

2 нче балалар сәнгать мәктәбе базасында «Татарстан Республикасында мультимәдәни коммуникацияләр: дуслык һәм хезмәттәшлек тәҗрибәсе» дигән темага педагог-рәссамнарның Бөтенроссия конференциясе узды.

Чарада сәнгать мәктәпләре директорлары, өстәмә белем бирү учреждениеләре, урта һәм югары уку йортлары укытучылары катнашты: Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Димитровград һәм башка шәһәрләрдән.

Конференциядә катнашучылар Россиянең бердәм мәдәни һәм рухи киңлеген саклау, яшь буынның милли үзаңын тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар, төбәк мәдәнияте тәҗрибәсен өйрәнделәр. Шәһәрнең сәнгать колледжына һәм  картиналар галереясенә бардылар. Моннан тыш, Алабуганың И.И.Шишкин исемендәге музеенда булырга өлгерделәр,  анда Шишкин буаларында Бөтенроссия пленэры үткәрделәр.

Җомга, 12 октябрь 2018, 10:36