Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга килде. Президент шәһәр мэры Наил Мәһдиев белән бергә изоляция торбалары җитештерү заводында булды. «Изоляция торбалары заводы» узган елның көзендә автокаланың ТОСЭР резиденты составына керде. Предприятиедә тышкы һәм эчке саклагыч катламлы торбалар җитештерелә. Завод елына 72 мең тоннага кадәр корыч торбалар җитештерә, ә 2021 елга аның күләмен 118 мең тоннага кадәр арттырырга планлаштыра. Завод продукциясе магистраль газ-нефть үткәргечләрендә кулланыла. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов автокалада ТРда террорчылыкка каршы комиссиянең күчмә киңәйтелгән утырышын уздырачак. Чарада мәгариф оешмаларының террорчылыктан яклануын тәэмин итү темасы каралачак. Аннары президент катнашында тантаналы рәвештә «Хлебный тыкрыгы» ачылачак. Сәфәр азагында Рөстәм Миңнеханов Орган залында Машина төзүчеләр көненә багышланган бәйрәм концертында булачак. 

Җомга, 12 октябрь 2018, 10:44