Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Клавдия Николаевна Гейштерова 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итә.

Клавдия Николаевна Киров өлкәсенең Боровляны авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында ул җиде класс тәмамлый, аннары медицина училищесына укырга керә һәм гомере буе һөнәре буенча эшли.

Сугыштан соң язмыш Клавдия Николаевнаны Ерак Көнчыгыштагы хәрби госпитальгә китерә. Шунда ук ул булачак ире белән таныша. Тормыш иптәшен еш кына хезмәт бурычын үтәргә төрле шәһәрләргә җибәрәләр, гаилә бер яшәү урыныннан икенчесенә күченеп йөри. 50нче еллар ахырында Гейштеровлар гаиләсе Киров өлкәсенең Кирс шәһәренә даими яшәү урынына кайта. Аларның ике балалары туа. Клавдия Николаевна үз һөнәренә тугры кала һәм 64 яшькә кадәр ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшли. 2015 елда Клавдия Николаевна Яр Чаллыга күченә. Хәзерге вакытта аның дүрт оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

«1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.  

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова һәм Автозавод районы ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская котлады.

Җомга, 12 октябрь 2018, 11:53