Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов республика һәм Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәмендә ремонтланган Хлебный тыкрыгы буенча хәрәкәтне ачып җибәрде.

Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм республика арасында юл инфраструктурасын реконструкцияләү эшләрен финанслау турындагы килешү 2017 елның октябрендә төзелде. Автокаланың сәнәгать-коммуналь өлешендә ремонтланган юлларның гомуми озынлыгы 2,7 км тәшкил итте, башкарылган эшләрнең бәясе - 133,2 млн.сум. Шуның 98,4 млн сумы Моношәһәрләрне үстерү фонды тарафыннан, 34,8 млн сумы республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Ремонт барышында инженер челтәрләре, яңгыр сулары агып төшү канализациясе, җылылык һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре төзекләндерелде. Хлебный тыкрыгында азык-төлек продуктлары җитештерүче берничә эре предприятие урнашкан. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген юлларны ремонтлауга җитди финанс ресурслары җәлеп ителгән. «Россия Федерациясе Хөкүмәтенә „Имин шәһәр“ программасы буенча, Моношәһәрләрне үстерү фонды линиясе буенча зур акчалар җибәргәннәре өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә. Шулай ук республика программасы нәтиҗәсендә соңгы елларда Чаллы шәһәренең күп кенә проблемаларын хәл итәргә мөмкин булды», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Чаллы шәһәре мэры Наиль Мәһдиев республика җитәкчелеге ярдәме белән шәһәрдә юллар салу буенча уздырылган масштаблы эшләр турында сөйләде.   

Җомга, 12 октябрь 2018, 13:50