Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Медицина көллиятенең «Кояш» отряды волонтерлары наркотикларга каршы тематика буенча «Минем тормышымда мөһим...» дигән иҗади эшләр конкурсы уздырдылар. Әлеге чара үзенең масштабы белән көллиятнең зур өлешен колачлады. Беренче катта көллият студентларының үз куллары белән әзерләгән иҗади эшләр күргәзмә-ярминкәсе үткәрелде: чигүле картиналар, сәйләннән бизәкләр, сабын, бәйләнгән салфеткалар, оекбашлар, чәчәкләр һәм күп кенә кызыклы әйберләрне карарга һәм сатып алырга мөмкин иде.

Икенче катта «Минем тормышымда мөһим...» дигән темага плакатлар һәм фотоколлажлар күргәзмәсе урнашкан. Үз эшләрендә балалар шул тематиканы яктыртырга тырышкан. Студентлар бу чарага бик җитди караган, аларның фантазиясе бер плакатка гына сыеп бетмәгән. Әлеге иҗади эшләрдә гаилә дә, сәламәт яшәү рәвеше, белем алу, сәнгать өлкәсе дә чагылыш тапкан. Шунда ук фотозона урнашкан, анда «Минем тормышымда мөһим...» рамкасы белән фотога төшү мөмкинлеге булды.

Иң яхшы эшләрне студентлар үзләре сайлады. Волонтерлар тавыш бирү өчен кәгазь битләре тараттылар, анда һәркем күңеленә хуш килгән иҗат җимешләрен билгеләп үтте. 

Җомга, 12 октябрь 2018, 12:52