Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Чаллыда Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов  Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия утырышын уздырды. Чара 41 нче урта мәктәптә узды. Утырышта Татарстанда террорчылыкка каршы комиссия әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның  территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук кайбер мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты. 

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм ТККнең башка әгъзалары 41 нче мәктәпнең террорчылыкка каршы якланышы системасы белән таныштылар һәм тематик күргәзмәне карадылар. Татарстан президентына хәбәр ителгәнчә, мәктәп керү урынында электрон турникет, сак пункты, шулай ук күзәтү камералары һәм хәвеф сигнализациясе төймәсе белән җиһазландырылган.   

Рөстәм Миңнеханов утырышны ачып билгеләп үткәнчә, быел Россия Федерациясенең төрле субъектларында мәгариф оешмаларында мәктәп укучыларына һәм укытучыларга һөҗүм иткәннәр, бу мәктәп территориясендә укучыларның җитәрлек дәрәҗәдә сакланмаган булуын күрсәтә һәм аны камилләштерү буенча өстәмә чаралар күрүне таләп итә. 

Чаллы мэры Наиль Мәһдиев чыгышында мәгариф объектлары иминлеген тәэмин итүгә юнәлгән чаралар турында сөйләде. «Мәктәп картасы» республика проекты кысаларында мәктәпләрдә тикшереп тору системалары һәм барлык кергәннәрне һәм чыкканнарны исәпкә алучы керү идарәсе урнаштырылган.  

Быел 262 мәгариф оешмасына хәвеф сигнализациясе төймәсен һәм  120 оешмада тикшереп тору системаларын алу һәм урнаштыру өчен 34,7 млн. сум акча бүлеп бирелгән. 

Җомга, 12 октябрь 2018, 13:24