Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

"ТИСБИ" Идарә университетының Яр Чаллы филиалында мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе, чит тел укытучыларының методик берләшмәсе белән берлектә шәһәр мәктәпләрендә инглиз теле укытучыларның беренче очрашуы оештырылды.

Очрашуда педагогика фәннәре кандидаты, филология кафедрасы мөдире Аида Нуретдинова чыгыш ясады. Masterenglish тренинг-классы Чаллы мәктәпләренең инглиз теле укытучыларын берләштерде. Очрашуда түбәндәге темалар каралды: «TOEFL һәм IELTS халыкара имтиханнарга әзерлек», «Икешәр диплом программасына керү һәм Халыкара белем алу өчен инглиз теле», «Инглиз телен өйрәнүгә мотивацияне арттыру юллары», «Уңай мотивация формалаштыру алымнары һәм ысуллары» һәм башка темалар.

Идарә университетының Яр Чаллы филиалы директоры, РФ Югары мәктәбенең мактаулы хезмәткәре Рәис Нәҗипов хәзерге вакытта инглиз телен белү кирәклеген ассызыклады. Аида Нуретдинова югары уку йортының яңа программасы турында сөйләде.

Алга таба чараның географиясен киңәйтү, Алабуга, Түбән Кама, Менделеевск, Зәй мәктәпләренең инглиз теле укытучыларын да җәлеп итү планлаштырыла.

Җомга, 12 октябрь 2018, 17:03