Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда хезмәткәрләре социаль ярдәм чаралары алучылар реестрына кертелгән предприятиеләрдә, хезмәт хакының түбән дәрәҗәдә булу сәбәпләрен ачыклау буенча эш дәвам итә.

Мэриядә комиссиянең чираттагы утырышы узды, анда 22 предприятиедә хезмәт хакы түбән булу сәбәпләре каралды.

Предприятие җитәкчеләренә минималь куллану бюджеты күләменә (Іiкварталда 14985 сум) кадәр хезмәт хакын күтәрергә тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы территориясендә 2018 елның 1 гыйнварыннан икътисадның бюджеттан тыш секторы оешмаларында аена 10 126 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнгән, ә 2018 елның 1 маеннан ул аена 11 163 сум тәшкил итә.

Билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозуга юл куйган җитәкчеләр, административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 27.5 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла. 

Ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы 2018 елның 26 октябрендә булачак.

Җомга, 12 октябрь 2018, 14:11