Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

21 октябрь көнне 10:00 сәгатьтә Snooker клубында эшче яшьләрнең бильярд турниры оештырыла. Ярыш ел саен «Яр Чаллы шәһәренең эшче яшьләре арасында Спартакиада» проекты кысаларында үткәрелә. Анда катнашырга 35 яшькә кадәрге предприятие һәм оешма хезмәткәрләре чакырыла. Команда составында – ике кеше. Катнашу өчен гаризалар 18 октябрьгә кадәр oorm16@gmail.com электрон почтасына кабул ителә.

Яшь хезмәткәрләрне физик культура һәм спорт белән системалы шөгыльләнүгә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында әлеге проектны «Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы», «Бердәм Россия» партиясенең Яр Чаллы җирле бүлекчәсе, «Заман» яшьләр үзәге тормышка ашыра. Бильярд буенча турнир Башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәмендә үткәрелә.

Сишәмбе, 16 октябрь 2018, 09:31