Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда Машина төзүчеләр көнен билгеләп үттеләр. Автокаланың Орган залы шәһәр һәм республика тармагының иң яхшы хезмәткәрләрен җыйды. Тантана сәбәпчеләрен Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Тантаналы чара башланыр алдыннан ул республиканың машина төзелеше комплексына багышланган күргәзмә белән танышты. Бәйрәм программасында шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.

Президент билгеләп үткәнчә, Яр Чаллы шәһәре-республиканың машина төзелеше башкаласы.

Президенттан рәхмәт сүзләре тармак ветераннары адресына яңгырады: «Безнең өлкән буын тарафыннан салынган традицияләр бүген кадерләп саклана. Машина төзүчеләрнең яңа буыны үсеп килә. Һәм безнең өлкән буын тарафыннан булдырылган нәрсәләр – республикабызның казанышы, илебезнең байлыгы».

Наил Мәһдиев, машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен хөрмәтләп, Яр Чаллыда һәр гаиләнең автомобиль төзелешенә мөнәсәбәтен билгеләп үтте.

«Теләсә кайсы шәһәр һәм республика үзендә легендар автомобильләрне җитештерүче эре компания булуны хөрмәткә санар иде. Без «КАМАЗ» белән горурланабыз, «КАМАЗ»ны яратабыз, «КАМАЗ»га ярдәм итәбез. Бүген КАМАЗда һәм шәһәрдә булган автомобиль төзелеше өлкәсендә шундый югары компетенцияле белгечләр бер илдә дә юк. Моның белән горурланырга кирәк. Машина төзелеше комплексында эшләүчеләр-техник яктан белемле, әзерлекле кешеләр. Бүген «КАМАЗ» ышанычлы рәвештә аягына басып тора һәм киләчәккә кыю карый, ярты миллионлы шәһәрнең социаль хәле шуңа бәйле», – диде мэр.

«КАМАЗ» ГАҖныңгенераль директоры Сергей Когогинда чаллылыларны һәм бәйрәм кунакларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Мөхтәрәм кунаклар машина төзелеше өлкәсе хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырдылар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта Татарстан Республикасының машина төзелеше кластеры Россия Федерациясендә үзе кебекләр арасында иң зурысы булып тора. Бүген Чаллының машина төзелеше тармагына 42ләп предприятие керә, аларда 45 меңгә якын кеше эшли. КАМАЗда тагын 32 меңнән артык кеше хезмәт куя. 

Җомга, 12 октябрь 2018, 16:31