Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Студентлар активы шәһәр форумы-2018» уза, чарада  шәһәрнең югары һәм урта махсус уку йортларының 76 студенты катнаша. Рәсми ачылыш «Нур» яшьләр үзәгендә үтте. Анда ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, шәһәр студентлар советы рәисе Давид Арушанян, «Бердәм Россия» партиясенең Чаллы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе  Елена Шуралева, яшьләр белән эшләү бүлеге башлыгы Рәсим Хафизов һәм башка күп кенә дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясады.

Тантаналы ачылыштан соң форумда катнашучылар өчен «Диалог»  психологик-педагогик ярдәм үзәге белгечләре тарафыннан төрле тренинглар оештырылды. Аннары барысы да «Росинка» сәламәтләндерү үзәгенә юнәлде, анда катнашучылар өчен бай программа әзерләнгән. Кичен оешмаларның чыгарылыш укучылары белән очрашулар булды, алар бүген хакимият органнарында, министрлыкларда һәм республика ведомстволарында җаваплы урыннарны били. Кунаклар үзләренең студент еллары, ул чорда нинди чаралар һәм акцияләр үткәрелүе турында сөйләделәр.

Студентлар активы форумы яшьләрнең игътибарын студентлар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегендә катнашырга җәлеп итүгә, аларны берләштерүгә һәм алга таба бергә төрле проектларны тормышка ашыруга юнәлтелгән. 

Һәр катнашучы мәктәпне уңышлы үтүе турында сертификат алачак.

Шимбә, 13 октябрь 2018, 08:43