Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Атна дәвамында Комсомол районы территориясендә шәһәрне чистарту һәм төзекләндерү буенча чаралар үткәрелде. Барлыгы 1537 кеше катнашты. Бу чараларда территориаль иҗтимагый үзидарәләр, 11 оешма, мәктәпләр, балалар бакчалары, Комсомол районы администрациясе катнашты. Барлыгы 12 берәмлек техника җәлеп ителде.

«Бумажник» ТИҮсе вәкилләре 17А/5 күп фатирлы йортлар яны территориясен җыештырдылар, шулай ук спорт мәйданчыгы территориясен чистарттылар. «Дуслык» ТИҮсе 15/8 йорт территориясендә агачлар утыртты. «Мәләкәс аръягы» территориаль иҗтимагый үзидарәсе һәм «Киләчәкне төзибез» идарәче компаниясе белән берлектә Авангардная урамында шәһәрне төзекләндерү буенча чара оештырдылар. 10 кеше агач һәм куак утыртты, шулай ук тирә-юньне җыештырды. «Уют» территориаль иҗтимагый үзидарәсе Сарман тракты буенча 18/22 һәм 18/22а йортлары янындагы территорияләрне чистарту буенча чара үткәрде.

Бүген Габдулла Тукай исемендәге яр буенда госпиталь каршында агачлар утыртылды. Әлеге чарада территориаль иҗтимагый үзидарәләр, «Комсомольский» предприятиесе, НГПУ һәм Комсомол районы администрациясе вәкилләре катнашты. Чарага шулай ук «Сидоровка», «Бумажник», «Рябинушка», «Орловка», «Кызыл тау», «Үзәк», «Мәләкәс аръягы», «Красные Челны» ТИҮләре җәлеп ителде.

1 нче мәктәп укучылары атна буе санитар айлыкта актив катнашты. Студентлар урамы зираты янындагы территорияне һәм Дан аллеясы территориясен хәтер көненә багышланган чара кысаларында җыештырдылар. Анда 15 кеше катнашты, 2 капчык чүп-чар һәм яфраклар җыелды.

Шимбә, 13 октябрь 2018, 19:34