Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Автокалага «РФ архитекторлары» мәгариф программасы буенча белем алучы булачак  архитекторлар килде. Делегация килүнең максаты – шәһәр һәм җәмәгать киңлекләрен планлаштыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу.  Башта кунакларга Габдулла Тукай исемендәге яр буен күрсәттеләр. Экскурсияне проект авторы Илдар Мирхаҗиянов үткәрде.

Аннары студентларга Мәләкәс аръягында урнашкан яңа 39 нчы мәктәп күрсәтелде, аның тантаналы ачылышы 1 сентябрьдә булган иде. Моннан тыш, архитекторлар Азатлык мәйданын реконструкцияләү проекты белән таныштылар.

Якшәмбе, 14 октябрь 2018, 13:32