Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү айлыгы кысаларында шимбә өмәсе узды. Ул шәһәрнең өч ноктасында: «Ватан сугышчыларына (сугышчы-интернационалистлар)» һәйкәле, «КамАЗ төзүчеләргә дан» һәйкәле, «Удар комсомол төзелеше» стеласы янында үтте.

Өмәгә шәһәр яшьләре, студентлар советы, студентлар хезмәт отрядлары вәкилләре, «Балачак инициаторлары», «Шәмәхә НЕОН», «Студент проф РФ» оешмалары,  «Яңа эш башлаучы эшмәкәрләр ассоциациясе», «Яшь галимнәр», шулай ук яшьләр учреждениеләре, эшләүче яшьләр вәкилләре, студентлар һәм битараф булмаган чаллылылар чыкты. Алар алдында  «Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге генераль директоры, КАМАЗ ПРЗ-заводы ВЛКСМ комитеты секретаре Фәрит Бәшәров һәм комсомол яшьләр бригадасының маляр-буяучылар бригадиры Федия Минһаҗиева чыгыш ясады. Алар җыелучыларга якынлашып килүче дата – ВЛКСМның 100 еллыгы турында искәрттеләр.

Бөтенсоюз ленинчыл коммунистик яшьләр союзы күптән яшәүдән туктаса да, чаллылыларның күбесе хәрәкәт активлыгы чоры турында әле дә искә ала. Быел оешма бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Комсомолның туган көне – 1918 елның 29 октябре. Яр Чаллыда ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуга багышланган чаралар уза. 28 октябрь көнне «Энергетик» мәдәният сараенда бәйрәм уңаеннан концерт программасы оештырылачак. Анда барлык өмәдә катнашучылар да чакырылды.

Якшәмбе, 14 октябрь 2018, 15:31