Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Металлургия урамында 120 агач утыртылды. Карагач үсентеләрен утыртуда «ДИАС», «ДСГИ», «СГР», «Горсвет», «Шәһәр мунчалары» муниципаль учреждениеләре һәм предприятиеләре хезмәткәрләре катнашты.

«ПАД» хезмәткәрләре Карьерная урамындагы 42 каен һәм миләш утырттылар, Башкарма комитет хезмәткәрләре тарафыннан Яшьлек проспекты артында Җиңүнең 40 еллыгы урамында 80 алмагач утырттылар. «Мәдәният һәм ял паркы» һәм «УККЖКТУ» коллективлары ярдәме белән Кереселидзе бульварында 30 агач барлыкка килде.

Кереселидзе һәм Яшьлек проспектында Мәскәү һәм Чулман  проспектлары арасында 52 агач утыртылды. Комсомол районы Башкарма комитеты һәм «Комсомольский» ИК хезмәткәрләре Габдулла Тукай исемендәге яр буенда ветераннар госпитале каршында шомырт утыртуда катнаштылар. Агач утыртуда «Сидоровка», «Рябинушка», «Кызыл тау», «Орловка», «Үзәк», «Замелекесье», «Красные Челны» территориаль иҗтимагый оешмалары катнашты. Бер көн эчендә Чаллыда барлыгы 424 агач утыртылды.

Өмәләр кысаларында чүп җыю эшләре дәвам итте. Башкарма комитет хезмәткәрләре Чулман проспекты территориясен яр буе паркы буендагы чистарту эшләрендә катнашты. «Үзәк» идарә компаниясе хезмәткәрләре Вахитов проспекты һәм Камаз-Мастер урамы киселешендә газоннарны рәткә китерде. Үзәк районы администрациясе хезмәткәрләре 37-нче «Малыш » балалар бакчасы һәм 18нче мәктәп арасында газоннар әзерләүдә катнаштылар. Автозавод районы хезмәткәрләре 19-нчы мәктәп укучылары белән яфрактан һәм чүп-чардан Шишкин тыкрыгындагы газоннарны чистарттылар. 25нче мәктәп укучылары Энтузиастлар бульварын, 22нче мәктәп укучылары «Пушкин» тукталышыннан КАМАЗ – Мастер урамына кадәр җәяүлеләр юлын чистарттылар.

Моннан тыш, «Ватан сугышчылары» һәм «КамАЗ төзүчеләренә дан» һәйкәлләре янында ВЛКСМның булачак юбилеена багышланган өмә узды, аны көллият студентлары һәм Комсомол ветераннары катнашында студентлар советы оештырды. Бу территория чүп-чардан чистартылды, «Ударная комсомольская» стелласы буялды.

 Шәһәр территориясен җыештыру һәм яшелләндерү чараларында 13160 кеше, 1000нән артык оешма, 84 берәмлек техника катнашты. Шул исәптән, Башкарма комитет хезмәткәрләре һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре Җиңүнең 40 еллыгы, Һади Такташ, Татарстан урамнары буенча газоннар әзерләделәр. 4,5 гектар мәйданда газоннар рәткә китерелде.

  2532 гектар мәйдан көнкүреш һәм үсемлек калдыкларыннан чистартылды, 3383 кубометр чүп чыгарылды. 3430 агач һәм куак утыртылды, шул исәптән сәнәгать - коммуналь зонада муниципаль ТКХ предприятиеләре көче белән 1000 агач утыртылды. 20,2 мең кв.м чәчәк түтәлләре чистартылды һәм казылды, 55 кг чәчәк культуралары орлыгы җыелды. 3,3 мең агач һәм 22,5 мең куак санитар киселде. 103,9 км озынлыктагы грунт нанослары җыештырылды, 225 яңгыр коелары чистартылды. 375 куб. м ком әзерләнде, чәчәк түтәлләре өчен 150 куб.м грунт китерелде.

Якшәмбе, 14 октябрь 2018, 12:38