Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

19-21 октябрь көннәрендә автокалада мәктәп укучыларының эшмәкәрлек күнекмәләрен үстерү буенча «Уңышлы СТАРТ» WORKSHOP мәктәп бизнес компанияләренең WORKSHOPы узачак. Яр Чаллы шәһәренең «Укучы һәм студент яшьләрне эшкә урнаштыру үзәге» шәһәр Башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе ярдәме белән «Яшьләр казанышлары» Казан үзәге» иҗтимагый оешмасы белән берлектә мәктәп бизнес  компанияләре WORKSHOPы «Уңышлы СТАРТ» уздыра. Катнашу бушлай. Өч көнлек чара үз программасына лекцияләр, мастер-класслар, тренинглар һәм үз бизнес-проектлары командалары белән эшләүгә юнәлдерелгән эксперт сессияләрен ала.

Спикерлар арасында - «Яшьләр казанышлары» КҮ башкарма директоры ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ләлә Бикчәнтәева, «Яшьләр казанышлары» КҮ тренеры, волейбол буенча Россия җыелма командасының digital-маркетинг буенча директоры Эдуард Галләмов, «Яшьләр казанышлары»  КҮ программасы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы, мәгариф институты магистры Екатерина Седова.

Семинар командалар тарафыннан эшләнгән проектларны бизнес-презентацияләү буенча конкурс белән тәмамлана. Үткәрү урыны: Тынычлык проспекты 16а, КФУның Яр Чаллы филиалы уку-китапханә корпусы бинасы, КамПИ тукталышы. Белешмә өчен телефон: 8(8552) 92-25-03.

Чәршәмбе, 17 октябрь 2018, 09:02