Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

16 октябрьдә «Нур»  яшьләр үзәгендә «кунаклар» социаль-белем бирү проекты старт ала. Проект кунак һәм шәһәрнең иҗади яшьләре өчен «ачык диалог» форматында очрашулар уздыруны күздә тота. Проектның беренче кунагы – РФ халык артисты Александр Градский җитәкчелегендәге «Голос» телепроектында катнашучы җырчы һәм актриса Язилә Мөхәммәтова, ул  ГИТИС Россия театр сәнгате университетын тәмамлаган, «РомановАрена» цирк мюзикллары актрисасы, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар, фестивальләр лауреаты: «Созвездие-Йолдызлык», «Kremlin live», «Узгэреш жиле» һәм башкаларда катнашкан. Кунак үзенең казанышлары турында сөйләячәк, җиңүләренең сере белән уртаклашачак. Иҗади очрашу 18:00 сәгатьтә башлана. 

Чарада катнашырга теләүчеләргә биредә теркәлү үтәргә кирәк. 

Сишәмбе, 16 октябрь 2018, 16:18