Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Яр Чаллы шәһәре предприятиеләре һәм оешмаларының яшьләр советы» иҗтимагый оешмасы вәкилләре Яр Чаллының картлар һәм инвалидлар өчен интернат йорты территориясен тәртипкә китерү өчен шимбә өмәсенә чыктылар.

Шәһәр предприятиеләренең 30 яшь белгече: «КАМАЗ» ААҖ дирекциясе, «Ремдизель» АҖ, Пенсия фонды идарәсе, «КАМАЗ»ның тимерчелек заводы, шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Домкор Индустрия», Яр Чаллы ТЭЦы, «Киләчәкне төзибез» ИК ҖЧҖ,  «КАМАЗ» ААҖнең пресс-рам заводы, «ДОМКОР», «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре учреждение территориясен чүп-чардан һәм коелган яфраклардан чистарттылар.

Яшьләр интернатта яшәүчеләр өчен күчтәнәчләр - пироглар һәм тәм-томнар алып килделәр, соңыннан бергәләп чәй өстәле артында әңгәмә кордылар.

Дүшәмбе, 15 октябрь 2018, 10:43