Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Канкун шәһәрендә (Мексика) дзюдо буенча халыкара Гран При ярышлары узды. «Олимпия» спорт мәктәбенең дзюдо бүлегендә шөгыльләнүче, Россия җыелма командасы әгъзасы, дзюдо буенча Россия спорт мастеры Нияз Билалов алтын медаль яулады. Чаллы спортчысы көрәшкән 100 кг га кадәр авырлык категориясендә Франция, Мисыр, Мексика, Италия, Болгария, Америка, Швеция, Бразилия, Германия һәм башка илләрдән 26 дзюдочы көч сынашты.

Спортчы дзюдо бүлегенең өлкән тренеры, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре Константин Толмачев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Россия җыелма командасы бу ярышларда ике алтын (66 кг.га кадәр, 100 кг. га кадәр ир-атлар), ике көмеш һәм ике бронза, шулай итеп команда зачетында 1 урынны (2 урын – Австрия, 3 урын – Куба) яулады. 

Дүшәмбе, 15 октябрь 2018, 11:57