Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Октябрьскта халыкара класслы спорт мастеры, СССР, Европа һәм дөнья чемпионы һәм призеры Ринат Хафизов истәлегенә багышланган спорт акробатикасы буенча бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда «Олимпийский» олимпия резервы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең 16 спортчысы катнашты.

Хатын-кызлар арасында парлы күнегүләрдә беренчелекне Алия Сәлахова һәм Диана Төхвәтуллина яулады. Хатын-кызлар өчлегендә дә 1 урынны Юлиана Якимова, Эльмира Маматова, Ульяна Бурдина алды. Спорт мастерлыгына кандидат программасы буенча чыгышларда 2 нче урынны Полина Трунцова һәм Диана Пензина, 3 нче урынны Анастасия Абушкевич, Жанна Латыйпова, Эльмира Рәхмәтуллина яулады.

Яшүсмерләр арасында алтын медальгә Кирилл Буйдин, Рөстәм Төхвәтуллин, Олег Красавин һәм Алексей Красавин лаек булдылар. Ир-атлар арасында парлы күнегүләрдә Равил Сәфәргалинга һәм Нияз Әхмәтҗановка тиңнәр булмады.

Ярышларда Октябрьск, Магнитогорск, Оренбург, Волгоград, Лангепас, Нефтеюганск, Тольятти, Санкт-Петербург, Салават, Уфа, Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск, Пермь һәм башка шәһәрләрдән 290дан артык спортчы катнашты.

Дүшәмбе, 15 октябрь 2018, 13:42