Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең баш ветеринария табибы Илдар Ногумановка «Яр Чаллы шәһәре территориясендә йогышлы авырулар барлыкка килүне булдырмый калуга юнәлдерелгән чараларны нәтиҗәле уздырган өчен» алтын медаль һәм диплом тапшырдылар.

Автокаланың ветеринария берләшмәсе җитәкчесенә бүләк Мәскәүдә ВДНХ территориясендә тапшырылды, анда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган «Алтын көз – 2018» агросәнәгать күргәзмәсе узды. Күргәзмәне Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырды.

Дүшәмбе, 15 октябрь 2018, 13:39