Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Халыкара сукырлар көненә багышланган «Ак таяк ил буйлап атлый» Бөтенроссия акциясе старт алды. Яр Чаллы сукырлар җәмгыяте рәисе Андрей Челноков белдергәнчә, бүген оешмада 670 кеше исәпләнә, әмма бу санга балалар һәм мәктәп укучылары керми. Җәмгыятькә теркәлү өчен җирле бүлеккә 25-37-67 яки +7 962-551-91-67 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә  яки Андрей Челноковка «ВКонтакте»да язарга кирәк. 

10 ноябрь көнне 11:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда Яр Чаллы Сукырлар җәмгыяте тарафыннан оештырылган хәйрия концерты узачак. Керү ирекле.

Яр Чаллының рәсми сайтында начар күрүчеләр өчен версия барлыкка килде. Ул өске  якта атнаның көне һәм датасы күрсәтелгән җирдә  урнашкан.Әлеге версиянең өстенлеге шунда: анда контраст төсләр (кара һәм ак төс), эре шрифтлар кулланылган, бастырыла торган материалларны кабул итүне катлауландыра торган вак декоратив элементлар юк. Мондый сайт күрү функциясе бозылган гражданнарга үзләрен интернет-бергәлекнең тулы хокуклы әгъзасы итеп хис итәргә мөмкинлек бирә.

Дүшәмбе, 15 октябрь 2018, 13:58