Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Быел җәй Яр Чаллыда юлларны капиталь ремонтлау дәвам итте. Шулай итеп, төрле дәрәҗәдәге бюджеттан 2,26 млрд. сум акча бүлеп бирелде. Эшләр Һади Такташ, Машина төзелеше, Раскольников, Академик Королев, Марат Юсупов исемендәге, Татарстан, Шамил Усманов һәм «КАМАЗ-мастер» командасы урамнарында алып барылды. Моннан тыш, Хәсән Туфан, Автозавод, Тимер юлчылар һәм Вахитов проспектларында ремонт үткәрелде. Финанслау федераль (аерым алганда, "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" программасы буенча) һәм республика бюджеты ярдәмендә башкарылды.  

Җиңүнең 40 еллыгы урамын капиталь ремонтлау 2018 елгы иң масштаблы проектларның берсе булды. Ремонтлана торган өслекнең гомуми мәйданы – 103 мең кв.метрдан артык. Әйтик, урамда тузган катламнарны, борт ташларын алмаштыру, тротуарларны ремонтлау һәм төзекләндерү, яңа тукталыш павильоннары урнаштыру буенча эшләр башкарылды. Яшьлек урамы белән кисешкән урам 63 нче комплекс аша Әпсәләмов урамына кадәр дәвам итте. Ул урам буйлап җирле юллар-дублерлар һәм магистраль тротуарлар төзекләндерелгән.

Объектта 1000нән артык юл билгесе урнаштырылган. Юл буенда 347 яктырту баганасы барлыкка килде, ә җәяүлеләр юлларында - 200 дән артык яктырткыч.  25 яңа тукталыш павильоны һәм яхшыртылган юл шартлары урам буйлап пассажир транспорты җибәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Шәһәрнең иске өлешендә Һади Такташ урамын реконструкцияләү мөһим проект булды. Контрактның башлангыч суммасы – 77 млн. сум. Төзекләндерү эшләре кысаларында юл катламы яңартылды, коймалар урнаштырылды, урам буйлап бордюрлар куелды, тукталыш павильоннары яңартылды.

Инде дүртенче ел рәттән сәнәгать зонасы юлларына аерым игътибар бирелә. Октябрь аенда Хлебный тыкрыгы, шулай ук утызынчы һәм утыз беренче юллар тантаналы рәвештә ачылды. Автокаланың  сәнәгать-коммуналь өлешендә ремонтланган юлларның гомуми озынлыгы 2,7 км тәшкил итте, башкарылган эшләрнең бәясе - 133,2 млн.сум. Шуның 98,4 млн сумы Моношәһәрләрне үстерү Фонды тарафыннан, 34,8 млн сумы республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.


Чәршәмбе, 17 октябрь 2018, 15:47