Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне  Евдокия Передерина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Раушан Усманова һәм Автозавод районы ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская котлады.

Евдокия Егоровна Мәскәүдә күп балалы гаиләдә туа. Туган шәһәрендә мәктәпне тәмамлый, «Ерак Көнчыгыш-Мәскәү» тимер юл вокзалына проводница булып эшкә урнаша. Сугыш вакытында ул окоплар казуда катнаша. 1950 нче елларда Владивостокка күчеп китә, шунда булачак тормыш иптәше белән таныша, ә 1955-1957 елларда бәхетле гаиләдә ике бала дөньяга килә.

1973 елда гаилә Чаллыга күченә, ире «КамАЗ»ның  кою заводында үлчәү приборлары лабораториясе җитәкчесе булып эшли. Евдокия Егоровна кладовщик булып РИЗ заводына эшкә урнаша. Пенсиягә чыгар алдыннан «Дуслык» ресторанында кухня хезмәткәре булып эшли. Евдокия Егоровна «1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен медале» һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Дүшәмбе, 15 октябрь 2018, 14:53