Сишәмбе, 23 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5 нче шәһәр хастаханәсендә 2008 елдан башлап ел саен 15 октябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья Чиста куллар көненә багышланган чара узды. Әлеге көннең мөһимлеге турында чарада катнашучыларга учреждениенең баш шәфкать туташы Гөлназ Гарипова сөйләде.

Беренче карашка гади генә тоелган процедура медицина учреждениеләрендә инфекцияләр һәм куркынычсызлык профилактикасының мөһим чарасы булып тора. Чара барышында катнашучыларга «Чиста куллар» бәйрәме символикасын өләштеләр. Кулларны гигиена буенча эшкәртү турында презентацияләр белән хезмәттәшләре алдында шәфкать туташлары Миләүшә Исхакова һәм Эмилия Соснова чыгыш ясадылар. Алар коллегаларына бу процедураның мөһимлеге турында тагын бер кат искәрттеләр, кулларны антисептик матдәләр белән эшкәртүнең төп таләпләрен искә төшерделәр.

Дүшәмбе, 15 октябрь 2018, 15:26