Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел саен уздырыла торган «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше яклы» шәһәр акциясе кысаларында Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында наркотиклар куллануны профилактикалау мәсьәләләренә багышланган «Яшәү-шәп!» дип исемләнгән квест узды.

Чарада университетның индустриаль-педагогика көллияте студентлары катнашты. Аның максаты: балигъ булмаганнар арасында социаль-тискәре күренешләрне кисәтү һәм заманча уенның яңа форматын куллану аша сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен формалаштыру.

Катнашучылар кроссворд чиштеләр, кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле уеннарда катнаштылар.

Квест ахырында студентлар белән рефлексия үткәрелде. Рефлексия нәтиҗәләре үз сәламәтлегеңне саклау ысуллары турында белемнәрне киңәйтергә мөмкинлек бирде.

Дүшәмбе, 15 октябрь 2018, 16:56