Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Сәүдә-сәнәгать палатасы тарафыннан Башкарма комитет һәм шәһәрнең бизнес-җәмәгатьчелеге ярдәме белән үткәрелә торган «Торак һәм кредитлар» гомумшәһәр ярминкәсе узачак. Чаллы халкына барлык мәсьәләләр буенча да һөнәри консультацияләр рәвешендә комплекслы ярдәм алырга тәкъдим итәләр. Ярминкә 10 ноябрь көнне 10:00нан 16:00гә кадәр «Камаз» мәдәният сараенда узачак.

Һәр кунакка яңа төзелеш, икенчел базарда фатир вариантлары; ипотека кредиты вариантлары, процент ставкасын киметү һәм айлык түләү вариантлары; Яр Чаллыда төзелә торган торак турында актуаль мәгълүмат тәкъдим итәчәкләр. Моннан тыш, компетентлы белгечләр җир участоклары алган күп балалы гаиләләрнең сорауларына җавап бирәчәк.

Чара  түбәндәгеләрне үз эченә ала: тема буенча мәктәп рәсемнәре конкурсына йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү; банклардан һәм төзелеш компанияләреннән призлар уйнату; Яр Чаллы шәһәре Сәүдә-сәнәгать палатасы каршындагы яшьләр иҗаты үзәге осталарыннан уникаль товарлар, бүләк материаллары һәм сувенирлар күргәзмәсе.

Сишәмбе, 16 октябрь 2018, 08:35