Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

16 һәм 18 октябрь көннәрендә КАМАЗ» мәдәният сараенда ел саен уздырыла торган «Каманың чишмә башы» милли мәдәният региональ фестиваленең сайлап алу турлары узачак. Фестивальдә Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләре, Аксубай, Мамадыш, Саба, Актаныш, Тукай районнарының иҗат коллективлары һәм башкаручылары катнашачак. 

Фестивальнең расписаниесе: (16.10.2018) 14:00-15:00 сәгатьләрдә – «Вокал – соло», «Вокаль ансамбль» читтән килгән катнашучылар; 15:00-18:00 сәгатьләрдә – «Вокал – соло», «Вокаль ансамбль» - номинацияләре буенча чаллылылар чыгыш ясый. (18.10.2018) 13:00 – 14:00 – «Бию»; 14:00-14:30 – «Фольклор – йола спектакльләре», «Милли костюм», 14:30 – 17:30 – «Нәфис сүз» номинацияләре буенча чыгышлар.

Фестиваль 24 октябрьдә Гала-концерт белән тәмамланачак, анда иң яхшы иҗади чыгышлар тәкъдим ителәчәк һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк. ​Гала-концертта «Сынлы сәнгать» һәм «Декоратив – гамәли сәнгать» номинацияләрендә катнашучыларның кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Керү ирекле.

Сишәмбе, 16 октябрь 2018, 11:24