Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Яр Чаллыда эшлә» шәһәр һөнәри юнәлеш бирү акциясе кысаларында Пенсия  фонды идарәсендә 79 лицейның өлкән сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды. Укучылар өчен бүлекләр буенча күзәтү экскурсиясе үткәрелде, Россия Пенсия фонды эшчәнлегенең төп функцияләре һәм юнәлешләре турында сөйләделәр. Үсмерләр контакт-үзәктә булдылар, анда белгечләрнең Кама аръягы зонасыннан алынган  шалтыратулар, смс-хәбәр һәм интернет-хәбәрләргә ничек җавап бирүләрен күрә, аларның эш спецификасы белән таныша алдылар.

Укучылар Пенсия фонды нинди дәүләт хезмәтләре күрсәтә, СНИЛС нинди мөмкинлекләр ача, пенсия нинди вакыт эчендә билгеләнә, пенсиянең нинди төрләре була, пенсия калькуляторында булачак пенсияне ничек исәпләргә мөмкин булуы турында белешмәләр алдылар.

Экскурсия ахырында Пенсия фонды идарәсе башлыгы, шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов катнашында “түгәрәк өстәл” оештырылды. Очрашу актив диалог формасында узды, балалар үзләренең киләчәккә планнары һәм максатлары белән бик теләп уртаклаштылар.

Сишәмбе, 16 октябрь 2018, 12:04