Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ел саен үткәрелә торган «Яшьләр сәламәт яшәү рәвеше яклы» шәһәр акциясе кысаларында «Бригантина» яшүсмерләр клубында тренинг элементлары белән «Без позитивта»  интерактив уен узды.

Балалар бергәләп тормышка һәм үз-үзләренә позитив карашны өйрәнделәр. Үзләрендә уңай якларны эзләделәр, аларның һәрберсе тормышынтан кәнәгать булуларын, моның өчен үзләренә һәм язмышына рәхмәтле булырга кирәклегенә төшенделәр. Дәреснең беренче өлешендә балалар тренингларда, командада эшләү һәм туплау кебек уеннарда катнаштылар, ә икенче өлешендә – үзләренең уңай якларын, шулай ук тормышта булган барлык уңай якларны санап, тиешле плакатны тутырдылар.

Ахырдан балалар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм уңай фикерләүнең өстенлекләре нидән гыйбарәт булуын, ни өчен кирәк булуын аңлау өчен нәтиҗә ясадылар. Һәр катнашучы өйләренә үзенең «позитив» плакатын алып кайтты.

Сишәмбе, 16 октябрь 2018, 15:12