Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тарихи-туган якны өйрәнү музее ВЛКСМ оешуга 100 ел тулуга багышланган автойөрештә катнашучыларны каршы алды. Истәлекле чараны «Комсомольская правда» газетасының Казан вәкиллеге үткәрә. Автомобиль экспедициясендәге беренче шәһәр автокала булды. Кунакларны «Комсомол -  яшьлегем минем» күргәзмәсе белән таныштырдылар. Сәламләү сүзе белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, «Яр Чаллы шәһәре Сәүдә - сәнәгать палатасы» генераль директоры Фәрит Бәшәров, «Комсомольская правда» нәшрият йортының төбәк вәкиллеге җитәкчесе Тимур Бәдретдинов  чыгыш ясады. Очрашуга шулай ук Чаллы ветераннары да килгән иде.

Автойөрештә катнашучылар Казаннан бүләк итеп музейга агач эскәмияләр алып кайтканнар. Биш көнлек автомобиль экспедициясе иң әһәмиятле урыннар һәм предприятиеләр буенча узачак. Автомобильләр колоннасы Татарстан шәһәрләре буйлап меңнән артык чакрым юл үтәргә, шулай ук Йошкар-Ола һәм Чабаксар шәһәрләрендә булырга ниятли.

Чәршәмбе, 17 октябрь 2018, 08:21