Чәршәмбе, 24 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«ТИСБИ» Идарә университетының Яр Чаллы филиалында физик мөмкинлекләре чикле затларны укыту һәм эшкә урнаштыру, аларны социальләштерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар. Чарада инвалидлар җәмгыятьләре рәисләре, физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен булган 88 нче мәктәп укытучылары һәм башкалар катнашты.

20 елга якын физик мөмкинлекләре чикле затларны укыту буенча «ТИСБИ» Идарә университеты Идел буе үзәге булып тора. Филиал директоры Рәис Нәҗипов әйтүенчә: «Безнең принцип – катлаулы мәсьәләләрне гади хәл итү. Хәзерге вакытта филиалда физик мөмкинлекләре чикле 27 кеше белем ала. Мондый студентлар өчен без уникаль шартлар тәкъдим итәбез. Алар арасында: интернет-ресурслар ярдәмендә шәхси кабинет аша дистанцион рәвештә укырга мөмкинлек бирә торган дәгъваның патентланган системасы, түбән түләү, укыту өчен ташламалар, электрон китапханә, заманча әдәбият. Болар барысы да укыту процессын үтемле итәргә ярдәм итә».

Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Яр Чаллы бүлеге рәисе Фаил Исламов эшкә урнашу мәсьәләсенә дә кагылды: «Физик мөмкинлекләре чикле затларга урта махсус яки югары белем бирү генә түгел, аннан соң аларга эш табарга да ярдәм итәргә кирәк», – диде ул.

Киңәшмәдә катнашучылар тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Пенсия фонды һәм шәһәрнең башка учреждениеләре белән хезмәттәшлек итәргә кирәклеген билгеләп үттеләр. «ТИСБИ»ның Яр Чаллы филиалы шәһәрнең кайбер алдынгы предприятиеләре һәм оешмалары белән максатчан әзерлек турында килешү төзергә ниятли. Әйтик, нәтиҗәдә, уку йортын тәмамлаучылар белем турында диплом гына түгел, ә эш урыннары да алачак.

Чәршәмбе, 17 октябрь 2018, 10:33